|
Кировта уенлык узган
Татар милләте белән горурланырга, телен, моңын яратырга, горефгадәтләрен сакларга тиеш. Шушы күзлектән чыгып, узган ел Кировта татарларның «Яшьлек» региональ иҗтимагый оешмасы оештырылды. Татар егете, якташыбыз Руслан Шакирҗанов – бу оешманың рәисе урынбасары. Ул Татарстан республикасы башкаласында узган барлык татар чараларында да катнашучы, өлкәбездәге татарларга кагылышлы проблемаларны күтәреп, аларны чишү юлларын эзләүче егет. Куйган максатына ирешергә гадәтләнгән Русланның быел оешмалары белән Кировта беренче тапкыр уенлык оештыруда да өлеше зур. Бу турыда әңгәмәбез дә аның белән.
- Уенлык оештырырга инде күптән планлаштырган идек. Аны кайда, ничек уздыруны, татар яшьләрен чакыруны һәм башка проблемаларны хәл иткәннән соң беренче кичәне 23 февраль көнне үткәрдек. Ул «Пилот» клубында узды. Кичке сәгать дүртләрдә башларга ниятләгән идек. Шушы вакытка халык җыелды да. Кичәне оешма рәисе Надежда Салихҗановна Федяева башлап җибәрде. Килгән кунаклар бер-беребез белән таныштык. Аннан кызыклы конкурслар башланды. Берничә командага бүленеп ярышлар уздырдык. Конкурслар арасында дискотека булды. Ә ахырдан кунакларны кайнар чәй һәм тәмле чәкчәк белән сыйладык.
- Халыкны ничек җыйдыгыз?
- Кайберәүләр белән узган ел Кировта Сабантуй уздырганда танышкан идем. Алар белән элемтәдә торабыз. Аларга мин интернет, кәрәзле телефон аша кичә оештыруыбыз турында хәбәр иттем. Алар үзләре белән дусларын, туганнарын алыгткилделәр. Нигездә күпчелеге – студентлар, күбесе районнардан. Мәсәлән, яшьләренең яртысы диярлек Малмыж районыннан. Араларында студентлар да, эшкә урнашып шәһәрдә яшәп калучылар да бар.
- Кичәгә кеше куп җыелдымы соң?
- Беренче тапкыр азрак иде, ә икенчесендә кырыклап кеше булдык. Кызлар, әлбәттә, күбрәк иде.
- Барысы да яшьләрме?
- Юк, без кичәне яшьләр өчен генә дип оештырмыйбыз. Килергә теләгән татарларның барысын да кабул итәбез. Февральдә узган кичәгә килгән бер әни, мәсәлән, икенче килгәндә үзенең иптәш кызларын һәм аларның кызларын да алып килгән иде. Күрәсең, бездә аңа бик ошаган.
-Уенлыкны оештырганда нәрсәгә өметләндегез?
- Кировта яшәүче татарларны һәм шәһәребездә белем алучы татар студентларын таныштыру, аралаштыру һәм шул ук вакытта яшьләргә буш вакытларын кызыклы, файдалы итеп уздырырга мөмкинлек бирү.
- Таныштыру дисең, егетләр бар идеме соң?
-Әлбәттә, минем белән 12 егет иде. Өч кызга бер егет инде (көлә).
- Дискотекада нинди кәйгә биедегез?
- Заманчага.
- Русчамы?
- Юк инде, нишләп русча булсын, татарча. Бездә бар көйләр дә татарча гына иде.
- Синеңчә ничек, беренче кичә яхшырак уздымы, әллә икенчесеме?
- Икесе дә әйбәт узды. Бары тик апрельдә узганында кеше күбрәк иде. Кичәләрдән бар да канәгать калды. Бер кеше дә читтә карап басып тормады, рәхәтләнеп күңел ачты, биеде, җырлады.
-Җырлады?
- Әйе, конкурсның бер өлешендә командалар караокега татарча җырлар да башкарды.
- Тагын кайчан уенлык оештырырга планлаштырасыз?
- Июль аенда дип торабыз.
- Бу турыда мәгълүматны каян белергә?
- www.tаtаrlаr.kirov.ru сайтына кереп карый аласыз. Килегез, көтеп калабыз.
- Чакыруыгыз өчен рәхмәт.
Гәрәева З. Кировта уенлык узган // Дуслык – 2009 – №17(1005) – с. 5
|