|
Хәзер нишли аласың, шуны эшлә
Бөтендөнья татар конгрессының IV корылтаенда яшьләр дә хәзерге көндә булган проблемалар турында фикер алыштылар. Әстерхан шәһәреннән «Яшь күңел» яшьләр канатыннан Садыкова Надия Руслан кызы булды. Бу хакта ул менә ниләр сөйләде: – Әлеге корылтайга Чилә-бе, Ульяновск, Иванова һәм чит төбәкләр Финляндия, Турция, Таҗикстаннан килгән яшьләр белән фикер алыштык.

Без группаларга бүленеп эшләдек. Һәр группа билгеләнгән сорауларга үзләренең карашын сурәтләргә тиеш иде. Татар яшьләренең заман таләпләрендәге урыны, татар телен өйрәнүгә, аны киңрәк күләмдә кулланыр өчен татар яшьләренә нинди алымнар кирәк, татар яшьләрен милли тормышка өйрәткәндә нинди авырлыклар бар кебек сорауларга җавап бирергә тырыштык.
Без үзебезнең моделебездә әлеге сорауларга мондыйрак нәтиҗәләр күрсәттек:
- яшьләрне спорт, төрле түгәрәкләр белән кызыксындырырга;
- катнаш гаиләләр санын киметергә;
- милли тәрбияне балага гаиләдә бирә башларга, ә балалар бакчасы, мәктәп аларны тулыландыра гына. Үз динен тирәнрәк белергә теләсә, шартлар тудырырга кирәк. Иванова шәһәрендә әлеге мәсьәлә уңай хәл ителгән. Анда Якшәмбе мәктәбе эшләп килә. Теләсәң гарәп, татар телен, драматургиянең нигезен, татар ашларын өйрәнә аласың. Без булган Саба районында да хәзерге көндә киң таралган наркоманиякебек проблемалар монда юк. Чөнки кечкенәдән балалар эшләп, чыныгып үсәләр. Балачактан тимераякта шуалар, чигү, тегү, рәсем һәм башка бик күп төрле түгәрәкләр эшләп килә. Бу әлеге районның һәр авылында диярлек.
Әлбәттә һәр төбәкнең бер яктан уңай ягы булса, шул ук вакытта хәл ителәчәк проблемалары да бар. Мәсәлән, Петербургта татар телендә берсе сәясәтне, икенчесе мәдәниятне яктырткан ике газета чыгып килә. Ә татар телендә кассеталар сатылмый. Мәчетләр дә бездәге кебек эшләми. Халык бары тик җомга көнне генә килә ала. Анда да намаз укып бетерелүгә үк ишекләр ябыла. Хәләл иттән күптән инде авыз иткәннәре юк икән.
- Надия, ничек уйлыйсың, мондый очрашулар кирәкме?
- Бу очрашулар без яшьләр өчен бигрәк тә кирәк. Үзеңә яңа дуслар табасың, аралашасың, яңа идеяләр белән танышасың. Алга таба эшләргә көч-күәт аласың. Үзеңнең милләтеңә, туган телеңә горурлык хисләре арта. Тагын шунысы куаныч. Кайбер төбәкләрдән татар телен бөтенләй белмәгән, аңламаган яшьләр дә бар иде. Әмма аларның татар телен күтәрергә теләкләре зур. Киләчәктә туган телебез онытылмас димәк.
Әйе, яшьләр ана телебез белән кызыксыналар, өйрәнәләр һәм саклап калырга тырышалар икән һичшиксез өлкән буын кешеләренең эше юкка китмәгән. Киләчәгебез дә өметле булыр.
Нафиса Хамидуллина, Сания Базанова, Раиля Асанова.
|