Latest Posts Under: Татарские песни

(Луиза Батыр-Болгари -Фирая Зиятдинова) 1. Мин сине шундый сагындым, Сизәсең микән шуны? Ак бураннар урап алса, Табарсың микән юлны? Кушымта: Син дә шулай сагына калсаң, Карама җилләренә… Җыр булып килеп керерсең Наз тулы йөрәгемә. 2. Мин сине шундый сагындым, Күзләрем шуңа моңлы. Айны болытлар капласа, Табарсың микән юлны? Кушымта.

(Татар халык җыры) Күбәләк гөлләргә кунса, Гөлләр тибрәнә микән? Ул да мине сагынганда, Күбәләгем, түгәрәгем, Асыл кошым, сандугачым, Җырлап җибәрә микән? Күбәләккәй гөлгә кунган, Гөлдә булгач оясы; Минем күңелем сиңа тарта, Күбәләгем, түгәрәгем, Асыл кошым, сандугачым, Син бит күңелем кояшы. Тау астында, тал астында Салкын чишмә түгәрәк; Очып барып кайтыр идем, Күбәләгем, түгәрәгем, Асыл кошым,… Read Article →

(Татар халык җыры) Сандугачлар ияләшкән Су эчәргә миләштән. Сагынуларым бетәр әле Сине күреп сөйләшсәм. Кушымта: Уф, тала, тала, тала, Тала ике беләгем. Нигә тала, ниге яна Икән минем йөрәгем?! Агыйделгә басма салдым Каенын сайлап кына. Яннарыңа барыр идем Кош булып сайрап кына. Кушымта. Агыйдел суы тирбәлә Уртасында сал булса. Суга салсаң, калкып чыгар Безгә насыйп… Read Article →

(татар халык җыры) Ай былбылым, вай былбылым, Агыйделнең камышы; Ай былбылым, вай былбылым, Агыйделнең камышы; Таң алдыннан чут-чут килә Сандугачлар тавышы. Таң алдыннан чут-чут килә Сандугачлар тавышы. Ай былбылым, вай былбылым, Агыйделдә таң ата; Ай былбылым, вай былбылым, Агыйделдә таң ата; Таңнар ата, өзелә үзәк, Җырлата да елата. Таңнар ата, өзелә үзәк, Җырлата да елата…. Read Article →

Су буенда ялгыз аккош Каерылган канатлары. Канатларны каера ул Аерылу газаплары. Аерылмагыз, аерылмагыз Булса да сәбәпләре. Канатларны каера ул Аерылу сәгатьләре. Ят кошны пар итмәс аккош Ялгыз канат какса да Бездә бергә булалмабыз Сулар үргә акса да Ялгыз аккош күргән саен Өзелә бәгырьләрем, Нигә соң бергә чакларның Белмибез кадерләрен. Талларга карап моңаям Ялгыз минутларымда Бер… Read Article →

(Фирзар Муртазин -Ильдар Юзеев) 1. Хуш инде, мәңгегә хуш инде! Китә яз, китә наз, кыш инде. Тагын бер текәлеп карыймчы, Рәсмеңне күңлемә алыймчы. 2. Ул китә, кайтмаска дип китә. Соң килде мәхәббәт — ник китә? Чаналар кузгалып киттеләр, Йөрәкне сыздырып үттеләр. 3. Эзләрен кар-буран сылады, Юлларга җил ятып елады. Хуш инде, мәңгегә хуш инде, Үтте… Read Article →

Scroll To Top