Latest Posts Under: Татарские песни

Петр Кубашев көе                       Николай Васильев шигыре (Удмуртчадан Риф Насыйбуллин тәрҗемәсе) Дус-ишләрем уйный-көлә, Мин генә көлмим. Уенның да ямен тапмыйм, Ни булды, белмим. Кушымта: Эх, сез матур кызлар, Ник шаяртасыз? Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз. Мин эшемдә гел почетта Һәрчак мактыйлар. Кызлар гына урап уза, Эх, яратмыйлар. Кушымта. Йөрәгемдә утлар яна, Һич төшенмисез. Арагыздан берегезне Сөям өметсез. Кушымта…. Read Article →

(Альберт Якшимбетов -Мирхади Разов) 1. Караңгы көннәрдә, Йолдызсыз төннәрдә Тормышым шәме пыскып янганда, Дуслар кулын суза, Кайгы җиңел уза, Җылы сүзләре дәва җаннарга. Кушымта: Эх, ярый сез бар, якын дусларым — Гомер бакчамдагы сайрар кошларым! 2. Дәртле җырлар булып, Йөрәгемә тулып, Ташыганда бәхетем-шатлыгым, Дусларга өләшсәм, Үз итеп серләшсәм, Арта минем күңелем сафлыгы. Кушымта. 3. Хәсрәт… Read Article →

(исполнитель — Рафаэль Латыпов) 1. Үп син мине иренемнән, Сусылларың беткәнче! Иңнәремнән кочып алып, Күзләремә генә багып, Үп син мине, әйдә, үп! Кушымта: Үп син мине, коч син мине, үп! Иренеңдә иреннәрем бит! Бер үбүең мең газапка торсын, Иреннәрең тәме юксындырсын! Бер үбүең мең рәхәткә торсын, Иреннәрең тәме юксындырсын! 2. Алсу чия иреннәрең Кайнар үбүеңне… Read Article →

(татар халык җыры) Бас, кызым, ??пипә, Син басмасаң, мин басам Синең баскан эзләреңә Мин дә китереп басам. Бас, кызым, ??пипә, Син басмасаң, мин басам ??пипәнең калачларын Ашап калыйм, ичмасам. Бас, кызым, ??пипә, Идәннәре селкенсен Идәннәре селкенсен дә, Кияү күңеле жилкенсен. Бас, кызым, ??пипә, Сындыр идән тактасын Сындырсаң идән тактасын, Кияү түләр акчасын.

(Татар халык җыры) Җилфер-җилфер, дим-дим, Йөргән чакта, дим-дим, Җилләр ача куенымны. Янып-көеп, дим-дим, Йөргән чакта, дим-дим, Дуслар ача күңелемне. Җилфер-җилфер, дим-дим, Итүе лә, дим-дим, Җилнең алып китүе. Күңелле дус, дим-дим, Ишләр белән, дим-дим, Бергә гомер итүе. Җилфер-җилфер, дим-дим, Ука чуклар, дим-дим, Ник җилферди, җил дә юк? Синең кебек, дим-дим, Матур ярлар, дим-дим, Авылда түгел, илдә… Read Article →

(Г. Тукай сүзләре, халык көе) И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем cин туган тел аркылы. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән. И туган тел! hәрвакытта ярдәмең белән синең, Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем. И туган тел! Синдә булган иң элек кылган… Read Article →

Зөфәр Хәйретдинов көе        Наил Касыймов шигыре Тып-тын калган төнге авыл, Йоклый авыл, сүнгән уты. Кайттым сиңа еллар узгач, Хәтер уйный, керми йокы. Кушымта: Су буенда учак яна, Кем кабызган ул учакны? Төшсәм әгәр су буена, Табармын күк балакачны. Тыныч сулап йоклый авыл, Йөрим төнге урамында. Таныш сукмак, таныш кое — Утсыз да мин күрәм монда. Кушымта:… Read Article →

(Ильяс Валишах -Лябиб Лерон) 1. Кичке җиләc hава, Зәңгәр эңгер-меңгер. Ике гашыйк ярда: Алар синдер-миндер. Кулларың кулларда, Уйларың кайларда? Нигә әле, нигә Моңсу җанкайларда? Кушымта: Язмышыбыз агышлары, Барышлары — безнең кавышу. Ялгышларсыз, сагышларсыз Яши алсак иде, бары шул. 2. Зәңгәр эңгер-меңгер, Кичке җиләс hава. Сулар тып-тын ага, Сулар җанга дәва. Күзләрең күзләрдә, Сүзләр безне дәшә…. Read Article →

(Татар халык җыры) Сандугачлар кунып кайда сайрый? — Сарман буйларында тирәктә. Сиңа булган яшьлек мәхәббәтем Үрелеп чәчәк ата йөрәктә. Сарман буйларыннан үткән чакта Тыңларсыңмы, җырлар җырлармын, Күзләреңне тутырып карарсыңмы, Зәңгәр таудан яулык болгармын. Сарман буйларында яшел алан, Печәннәре җитәр бер заман. Кавышулары, иркәм, бик күңелле, ??мма аерылышу бик яман.

(Ильяс Валишах -Ильдар Юзеев) 1. Башка төшкән кайгы-шатлыкларны ??ллә бүлешәбез, әллә юк. Озат инде, озат, кайта алмам озак, ??ллә күрешәбез, әллә юк. 2. Бала вакыттагы хыялларга ??ллә ирешәбез, әллә юк. Үрләр көтә алда. Ниләр көтә анда? ??ллә күрешәбез, әллә юк. 3. Безгә дигән кырыс язмыш белән ??ллә килешәбез, әллә юк. Кулда җылың кала, юлда җырым… Read Article →

Scroll To Top