Татарлар өчен җанатарлар берләште

thrombo.ru.

Россиянең төрле төбәкләрендә сибелеп яшәсәк тә, милләтебезнең берлеген саклау өчен, милли-мәдәни мирасыбызны үзебез дә белеп, киләчәк буынга җиткерү өчен бөтен ил буйлап татар милли-мәдәни автономияләре оештырылды. Киров өлкәсендә татар автономияләре 2007 елда татарлар саны иң күп булган Вятка Аланы, Малмыж, Көлмез, Кирово-Чепецки төбәкләрендә һәм Киров шәһәренең үзендә төзелде.

2010 елда алынган статистика мәгълүматлары буенча, Вятские Поляны районында – 20 мең (шәһәрнең үзендә – 8 мең), Малмыж районында – 30454, Кировта – 6 мең, Көлмез районында 3 мең татар яши. Иң элек региональ милли-мәдәни татар автономиясе өлкәбез каласы Киров шәһәрендә төзелә. Күргәнебезчә, татарлар иң күп яшәгән төбәкләрнең үзәктән шактый ерак булуы үзәк региональ автономия белән аралашу өчен күп кенә кыенлыклар тудыра. Шуңа да “Киров өлкәсе татарлары-ның региональ милли-мәдәни автономиясе”н татарларның иң күп яшәгән һәм географик урнашуы буенча да үзәктә булуы белән Малмыж шәһәрендә оештыру максаты белән өстә әйтеп киткән җирле милли-мәдәни автономияләр һәм Киров шәһәреннән “Яшьлек” өлкә иҗти-магый оешмасы әгъзалары узган атнада Малмыж мәдәни ял үзәгенә конференциягә җыелдылар. Конференциягә татар җанлы авыл төбәкләре хакимиятләре, колхоз һәм төрле оешмалар җитәкчеләре, эшмәкәрләр, “Дуслык” газеты редакциясе хезмәткәрләре, имамнар, татар теле укытучылары һәм башка интеллигенция рәхим иткән иде. Конференция эшендә шулай ук Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комите-тының регионнар белән эшләү бүлеге референты Фирдүс Илгиз улы Галиуллин, Малмыж район башлыгы Рашит Галәветдин улы Гарәфиев катнаштылар. Кызганыч, Киров шәһәре автономиясе әгъзалары конференциягә килүдән баш тарттылар. Конференцияне оештыручы Малмыж милли-мәдәни автономиясе җитәк-чесе Язилә Хаҗиәхмәт кызы ??схәтдинова, алып баручысы президиум рәисе итеп сайланган Малмыж районы “Кәлнә” агрофирмасы директоры Мансур Солтан улы Насыйпов иде.

Конференция башында Казан кунагы Ф.И.Галиуллин Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закировның Киров өлкәсе татарларына юллаган сәлам хатын укыды. Беренче чыгыш сүз Малмыж районы башлыгы Р.Г.Гарәфиевка бирелде. Ул монда Киров өлкәсе вәкиле буларак чыгыш ясады, Малмыж җирле милли-мәдәни автономиясе региональ булып оешкач, милләтебезне, телебезне, мәдәниятебезне саклап үстерү эшендә уңышлар теләде. Вятка Аланыннан “Дуслык” газеты үзхәбәрчесе Ш.Х.Хәлимова милли-мәдәни автономия координаторы буларак чыгыш ясады.

Соңгы елда автономия эшчәнлеге тукталып тора, ләкин моңарчы уңышлы эшләгән идек, – дип башлады ул сүзен. Татар милли-мәдәни “Мир” үзәге (җитәкчесе Рәйсә Мөхәммәтшина) һәм шушы үзәктә оешкан “Кояш” ансамбленең, Сосновка шәҺәренең инде 20 ел иҗат иткән “Идел” ансам-бленең (җитәкчесе ??лфия Сабирова) уңышлы эшләүләре, Шөн авылларында Карга боткасы бәйрәмен, Иске Пенәгәр авылында балалар Сабантуен күңелле үткәрүләре турында кыскача сөйләп үтте. Шулай ук Иске Пенәгәр авылында тарихи өйрәнүләргә зур игътибар бирелә. Авылның имам-хатыйбы Зиятдин хәзрәт Нәҗметдинов изге Болгар җирендә казу эшләре буенча балалар экспедицияләрен җитәкли, шулай ук ул авыл халкын тәрбияләүгә дә аеруча игътибар бирә. “??дәп, әхлак һәм оят – татарны бар иткән шушы өч сыйфат. Шуларның берсе генә югалса да, татар зур хәрефтән кеше булмый”, дип саный Зиятдин хәзрәт. Түбән Шөн авылы татар теле укытучысы Нурания ханым Сафина өлкәбездә данлыклы. Быел ул Мәскәүгә Туган тел буенча мастер-класска бара.

Кирово-Чепецки милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Нурислам Зиннәтулла улы Касыймов, шул ук вакытта имам-хатыйб та, милли мирасыбызны барлауны динне белү белән бергә алып барырга кирәк, дип чакыра. Нурислам хәзрәт тумышы белән Слободской районы Карино авылыннан. Нократның бу төбәген дә алар үзләренең милли-мәдәни автономиясе канаты астына алганнар. 1913 елда Карино авылында җиде мәчет, 462 укучылы татар мәктәбе була. Бүгенге көндә бу авылда барысы 800 кеше исәпләнә, ди Нурислам хәзрәт.

Татар мәктәбе ябылу белән балалар туган телсез дә кала. Татар телен белмәвем үземә дә оят. Габдулла Тукай шигырьләрен дә туган телемдә бик укыйсым килсә дә, укый алмыйм. Хәзер булдыра алганча татар теле дәресләрен оештырабыз, – ди хәзрәт.

Кирово-Чепецкида татар оешмасы 2005 елдан бирле эшли. Нурислам хәзрәтнең сөйләве буенча һәм конфе-ренциягә алып килгән күргәзмәдән аларның актив эшләүләре күренеп тора. Конференциядә һәр автоно-миянең дә эш күргәзмәсе куелган иде. Нурислам хәзрәт җитәкчелегендәге автономия әгъзалары үзләре башкаларга үрнәк булып торалар. Ирле-хатынлы Касыймовлар икесе дә гел мөселманча яшиләр.

Киров “Яшьлек” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Руслан Вәккас улы Шакирҗанов та эшләгән эшләре белән сокландырды. Руслан үзе татар теле дәресләре дә алып бара. Аның дәресләрендә Малмыж шәһәренең 5нче номерлы балалар бакчасы мөдире Рамилә Һашим кызына да булырга туры килгән. Аның тарафыннан да Русланга татар телен яхшы укытуы турында мактау сүзләре яңгырады. “Яшьлек” оешмасы үз журналын да чыгара.

Көлмез районы “Нократ чабатасы” белән Россиянең төрле төбәкләрендә билгеле. Нәкъ менә шушы өлкәкүләм фестивальне оештырып башлап җибәрүче һәм ел да

Конференциянең төп максаты – Малмыжда милли-мә-дәни автономиянең региональ булып оешуы. Бу карар конференция тарафыннан бертавыштан кабул ителде. Аның җитәкчесе итеп моңарчы эше белән үзен лаеклы итеп күрсәткән, тырыш, энергияле, ини-циативалы, милләте өчен янып торган Язилә Хаҗиәхмәт кызы ??схәтдинова сайланды.

Конференциядә региональ булып оешкан автономия Уставы каралды, ул юристлар белән төзелгән. Һәр җирле автономия үз финанслары белән үзе идарә итәчәге әйтелде.

Киров өлкәсе татарлары региональ милли-мәдәни автономиясенең югары органы булып ике елга бер тапкыр җыела торган конференция тора. Шунда ук президиум һәм ревизия комиссиясе, 15 кешедән торган иҗтимагый совет та сайланды. Татар Конгрессы вәкиле Фирдүс әфәнде Галиуллин Малмыжда милли-мәдәни автономиянең региональ булып оешуына бик шат булып, котлау сүзләре җиткерде. “Матур гамәлләр кылып, бергәләшеп эшләргә язсын, безгә тынгылык бирмәгез”, – диде ул. Фирдүс әфәнде БТК тарафыннан милли гамәлләребездә иң актив якташларыбызга Рәхмәт хатлары тапшырды. Бу югары бүләккә Вятка Аланы районыннан: Н.Н.Сафина, ??.В. Сабиро-ва, З.М.Нәҗметдинов, Иске Пенәгәр авыл китапханәчесе С.Ш. Мөхәммәтдинова; Кирово-Чепецкидан: җирле автономиянең секретаре А.С.Касыймова, “Вятка-ЭКСПО”сы күргәзмәләр дирекциясе баш белгече Э.З.Абашева; Киров “Яшьлек”оешмасы җитәкчесе Р.В. Шакирҗанов; Көлмез районыннан М.Г.Габделхаков; Малмыж районыннан: “Дуслык” газетының җаваплы секретаре Р.Р.Шакирова, җирле татар тормышына даими ярдәм итүче Ф.Г.Газизов һәм региональ милли-мәдәни автономия төзүне башлап йөреп, аның эшчәнлеген матди яктан кайгыртып торучы Р.Р.??схәтҗанов бүләкләнделәр.

Конференция эше тәмамланганнан соң килгән кунакларны “Вираж” кафесында сыйладылар. Алар Малмыж халкының кунакчыллыгына, хәтта район башлыгының гадилегенә, халык арасында булуына сокланып киттеләр. Кунаклар шулай ук татарлар тарихына кагылышлы экспонатларга бай булган Малмыж крайны өйрәнү музеенда да булдылар.

Мәкаләмне Камил абый ??хәтов һәм Рубин хәзрәт Хәйретдинов чыгышындагы фикер белән тәмамлыйсым килә: “Дин кешене кеше итә. Без бердәм булып, яхшы гамәлләрне күбрәк эшләүдә ярышырга тиеш”.

Рәмзия Хәкимова.