Көрәшчеләребез сынатмадылар

thrombo.ru.

11-12 декабрьдә Казан шәһәренең “Ак Барс” көрәш комплексында милли көрәш буенча Бөтенроссия чемпионаты узды. Бу зур ярышта утыз ике команда катнаша. Якын чит илләр — Үзбәкстан, Казахстан, Карачаево-Черкесиядән, Мәскәүдән, Башкортостан, Татарстан, Чуашстан, Мари Иле республикаларыннан, Свердловски, Владивостоктан һәм башка төбәкләрдән да командалар көч сынаша.
Безнең Киров өлкәсен исә, Вятка Аланы һәм Малмыж районы Иске Йөрек авылы егетләре күрсәтә. Киров өлкәсе командасының баш тренеры Вятка Аланы егете Рәсим Хафизов, оештырып алып баручысы, көрәшче Рәмис Шакиров, тагын бер тренер Сиринат Мөхәммәтшин, көрәшчеләр Артур Мөхәммәтшин, Ринат Сәләхетдинов.

Иске Йөректән көрәшчеләр Ринат Гыйлаҗев, Илдар Гайфетдинов, Дамир Габделганиев, Илдар Зәйнуллин көч сынашалар. Бу егетләрне Россиянең атказанган тренеры Рәфикъ Шәрәфиев чын көрәшчеләр итеп үстерә. Малмыж көрәшчеләрен оештырып алып баручы һәм спонсорлаучы да Мәгафур Нигъмәтҗанов, ә төп спонсор Р.Г.Хәлиуллин җитәкчелегендәге «Зерновой» хуҗалыгы. “Чемпионат буласын һәм анда барасыбызны өлкәдә дә белделәр, спорткомитетка да мәгълүм иде. Ләкин, шунысы кызганыч, алар тарафыннан бернинди ярдәм дә булмады”, – ди Мәгафур.

Безнең спортчыларны Казан шәһәрендә бик яхшы кабул итәләр. Автовокзалдан ук каршы алып, автобус белән тиешле кунакханәгә алып барып урнаштыралар. Көрәшчеләребез чемпионаттан да таң калып кайттылар. Бу зур ярышка әзерлек тә яхшы, командалар да көчле була. Беренчелекне Татарстан батырлары ала. Икенче урында – Башкортостан пәһлеваннары, өченче – Пермь командасы. Безнең егетләребез дә сынатмыйлар. Инде еллар буе көрәшеп килгән, тәҗрибә җыйган батырларыбыз җиңеп финалга җиңеп чыгалар. ?? Ринат Сәләхетдинов өченче урынны яулый. Киров командасы баребер алдынгылар рәтендә. Алар тугызынчы урынга чыгып, үзләрен бөтен илгә таныталар. Көрәшчеләребез белән горурланабыз!
Р. Х??КИМОВА

газета Дуслык

Добавить комментарий